Театр эшчәнлеген бәяләү

Мәдәният оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларына бәйсез бәя - иҗтимагый контрольнең бер формасы һәм ул гражданнарга мәдәният оешмалары тарафыннан күрсәтелгән хезмәтнең сыйфаты турында мәгълүмат бирү, аларның эшчәнлегенең сыйфатын күтәрү максатыннан үткәрелә.

Мәдәният оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларына бәйсез бәя мәдәният оешмасы турында мәгълүматның ачык һәм аңлаешлы, хезмәт күрсәтү шартларының комфортлы һәм кабул итү өчен ансат булуы, хезмәт күрсәтүне көтү вакыты, игелеклелек, ихтирамлык, мәдәният оешмасы хезмәткәрләренең компетентлыгы, хезмәт күрсәтүнең сыйфатыннан канәгатьлек кебек гомуми критерийлар буенча хезмәт күрсәтү шартларын бәяләүне күздә тота.

Партнерлар